Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Гомер бизмәне"

1-нче мәктәпнең 2 “б” сыйныфында балалар шагыйре Марсель Галиев иҗаты буенча әдәби танышу үткәрелде. Иң элек укучыларны Марсель Галиевның тормыш юлы белән таныштырдык. Иҗаты белән таныштырганда бәяләмәне шагыйрьнең үз сүзләренә таянып, ачып бирергә тырыштык: «Шагыйрь – Күк белән Җир арадашчысы!»- дип яза ул. Сүзләре, күңел тәлгәшеннән өзелеп төшкән күк!

Укучылар алып баручы сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар, үзләре дә авторның шигырьләрен матур итеп укыдылар.