Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Китаплы кич"

1-нче мәктәпнең 1 “а” сыйныфында балалар шагыйре Йолдыз Шәрәпова (Җамалетдинова) иҗаты буенча әдәби танышу үткәрелде. Иң элек укучыларны кыскача шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдык, иҗатына игътибар биреп сөйләдек. Йолдыз- әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. Ул балалар күңелен тоеп иҗат итә, аның шигырьләре йөгерек тел белән язылган, нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да. Алар бернинди ситуациядә дә югалып калмый торган, һәр сорауга җавап таба торган малайлар, кызлар.

Укучы балалар сөйләгәнне рәхәтләнеп тыңладылар, үзләре дә авторның шигырьләрен укыдылар.

Азакта авторның китапханәдә булган:”Китаплы кич”, “Шигырьле чәй”, “Җавапсыз сорау”, “Каен алмасы”, “Зоопарк Әлифба” китапларына күзәтү үткәрдек.