Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Балачак язучысы/Поэт из детства"

Чара 1-нче мәктәпнең 1-нче сыйныфында узды. Безнең максат балаларны Роберт Миңнуллин иҗаты белән таныштырып, аның әсәрләре аша телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлату.

Без укучыларны Роберт Миңнуллинның тормыш юлы hәм иҗаты белән таныштырдык. Сөйләвебез аның шигырьләрен уку белән аралашып барды.

Шагыйрьнең әсәрләре, әкиятләре ничәмә буын балаларга туган илен, телен, хезмәтне яратырга, сабыр булырга өндәп тәрбия бирә. Әсәрләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы һәм тыйнак булырга өйрәтә.

Укучылар Р.Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа”, “Батырлык эшләр идем”, “Белмиләр дә хәлемне”, “Торам менә елмаеп” шигырьләрен укыдылар, бу шигырь юллары якты эз салып, күңелдә уелып калалар.