Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Тылсым иясе/Мастер волшебства"

Балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тормыш һәм иҗат юлын, балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен укучыларга җиткерү теләге белән 1-нче мәктәпнең 1- нче сыйныфы укучыларына чара үткәрелде.

Китапханә хезмәткәре балаларны әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Р.Бәшәрнең көчле ягы – әйләнә-тирәне рәссамча күрә, табигатькә җан өрә белүендә, һәм балалар күңелен аңлый, дөньяга алар күзе белән карый алуында. Шуңа да ул – балалар тәрбиячесе. Үз иҗатының максатын, тормыш кыйбласын да ул балаларга матурлыкны, яхшылыкны тәрбияләүдә күрә.

 Р.Бәшәрнең “Нәни кунаклар” китабыннан “Төшке аш” хикәясе укылды, аның буенча әңгәмә үткәрелде. Балалар "Сандугачлы бишек", "Куаныч", "Йолдызлы Тай" китапларыннан язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Р.Бәшәрнең китаплары буенча буенча күзәтү үткәрелде, аның китапларын китапханәбездән алып укырга тәкъдим ясалды.