Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Китапчык- серле янчык/ В каждой книжке волшебство"

Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман тормыш һәм иҗат юлын, балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен укучыларга җиткерү,  китапка карата мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән 1-нче мәктәпнең 1- нче сыйныфы укучыларына чара үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Җәүдәт Дәрзаманның шигъри теле зирәклеккә, балаларча наянлыкка, сабыйлар эчкерсезлегенә корылган. Балалар Дәрзаманның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Дәрзаман китаплары буенча буенча күзәтү үткәрелде, аның китапларын китапханәбездән алып укырга тәкъдим ясалды.