Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

“Театр - яктылыкка, нурга илтә”

 Татар театрының тамыры бик ераклардан килә.Алып баручылар укучыларны театр тарихы белән таныштырып бардылар hәм шул ук вакытта укучылар көче белән әзерләнгән өзекләр күрсәтелде. 4 hәм 9 класс укучылары Г.Камалның “Беренче театр”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” hәм Т.Миңнуллинның “Авыл эте- Акбай” әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Чара азагында китапханәче Нәбиуллина Г.Г. “Тормышым минем- театр» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чара татар hәм рус телләрендә алып барылды