Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Уйный – уйный өйрәнәм»

Балаларга “Ел китабы-2015” буенча күзәтү үткәрелде. Бу китаплар ярдәмендә нәниләрнең кул бармаклары моторикасын үстерүдә, аларда игътибарлылык, сабырлылык, тырышлык кебек әхлакый сыйфатлар тәбияләүдә ышанычлы ярдәмлек. Чөнки, биремнәр үтәгәндә, бала наклейкалар ябыштырырга, карандаш- фломастерлар белән төрле сызыклар сызарга тиеш була. Чарада Шаян белән Наянның үз-үзеңне тоту турында маҗаралы хикәясе укылды. Уен формасында төрле сорауларга җавап бирделәр балалар. Азакта татар телендә әкиятләр карадылар.