Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Без Җәлилне укыйбыз"

Укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырдык. Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы безне генә түгел, яшь буынны да таң калдыра. Шагыйрь туган иленә, туган җиренә, халкына, ватанына булган ялкынлы кайнар хисләрен үзенең әсәрләрендә ихлас күңелдән, бөтен тулылыгы, матурлыгы белән тасвирлап бирә.

Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.Безнең чара презентация күрсәтелеп алып барылды.