"Милли киемгә мәдхия"
Чарабыз «Салават күпере» үзәгеннән килгән балалар белән татар милли киеме багышланды. Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән.
Укучыларыбызны халкыбызның милли киемнәрен презентация күрсәтеп таныштырдык. Чара азагында китапларга күзәтү үткәрдек.