Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Без кояш балалары"

1-нче мәктәпнең 4- нче сыйныф  укучылары  белән якташ язучыбыз Разил Вәлиевка багышланган чара үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, балалар язучының “Туган ягым”, “Хуш, иске ел”, “Тәрбияле малай” шигырьләрен яттан сөйләде.

Китаплар буенча күзәтү үткәрелде, язучының китапларын балалар китапханәсеннән алып укырга тәкъдим ясалды.