Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Яшәү көчем туган ягымда", "Я эту землю Родиной зову"

Без Татарстан җирендә яшибез. Татарстан - ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Безнең бүгенге чарабыз да Татарстанга багышланды.

Чарада балаларга Татарстан турында сөйләдек, республика шәһәрләре буенча “Кем күбрәк белә?” дип аталган викторина уздырдык. Республикабызның үз флагы, үз гербы һәм үз гимны бар.Балалар рәхәтләнеп флаг төсләрен атадылар, гербта ниләр ясалганын, гимнны искә төшерделәр. Мәкальләр әйтеп алыйк уенында да балалар актив катнашты.

Чара барышында балалар Татарстан турында китаплар белән таныштылар.