Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Табигатьнең якын дусты, булсын иде hәр бала"

Балалар белән бергәләшеп китапханәдән “Яшьләр” скверына табигатькә сәяхәт кылдык. Чара укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләугә юнәлдерелде.

Урманга, паркка, әкиятләр патшалыгына, чишмәләргә сәяхәткә барырга була. Тик анда барганчы анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик. Балалар: агачларны сындырырга ярамый, күбәләкләрне тотарга ярамый, урманда учак ягырга ярамый, чәчәкләрне өзәргә ярамый. – дип җавап бирделәр.

Безнең уртак йортыбыз матур, чиста булсын өчен урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Балалар бу фикер белән бик теләп риза булдылар, куп кенә сорауларга җавап бирделәр.