Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Фольклор сәгате "Җан иңрәве-бәетләрдә"

Фольклор сәгате "Җан иңрәве-бәетләрдә". Бу дөньяда уен-көлке белән генә яшәп булмый, тормыш булгач, төрле фаҗигале хәлләр булып тора.Мондый авыр югалтуларга карата кеше үзенең мөнәсәбәтен белдереп,күңелендә җыйган моң-хәсрәтне, ачы сагышны бәет итеп көйләп йөрәген баса. Бәет кеше күңелен бушатырга, кайгысын -хәсрәтен, ачы бәла бәһасын аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта сабыр булырга да өнди, исән калганнарга үгет-нәсыйхәтен аңлата. 
Яңа Чишмә районының Зирекле авылында бәетләр иҗат итүче Газыймов Мидхәт Гариф улының Колмакчы авылы кешеләренә багышланган 6 бәете барын белгәч,аның белән элемтәгә кердем.Ул шушы бәетләр кергән 3 китабын китапханәгә буләк итте.Бәетләр белән кызыксынучы укучылар,китапханәгә рәхим итегез,алып укый аласыз. Мидхәт абый ,бәетләрдән тыш, Зирекле авылының тарихын, этимологиясен, йолаларын, үз халкының үткәнен, телен бөртекләп җыеп, киләчәк буынга җиткерүдә көчен, хезмәтен кызганмыйча, музей ачкан кеше.