Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Тарих сәгате "Ватан хәтереннән җуелмас көннәр",Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу көненә багышланган.

Тарих сәгате "Ватан хәтереннән җуелмас көннәр",Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу көненә багышланган. Балалар белән очрашуга авылыбызнын бердәнбер сугыш ветераны 94 яшьлек Камалов Мирсаяф Миргаз улын һәм иң өлкән тыл батыры 93 яшьлек Файзутдинова Асия Ханафи кызын чакырдым.Кичә барышында Ленинград блокадасы турында презентация карадык һәм шигырьләр укыдык.Кулларына өләшкән 125 грамм блокада ипие ,балаларда зур кызыксыну уятты.Мирсаяф абый сугышнын нинди куркыныч булуын.анда кургәннәрен балаларга житкерде,ә Асия апа тылда кургән авырлыклары белән бүлеште.