Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Кайнатма бәйрәме

Җир шарын уртага алыйк та
Җыр җырлыйк,шатланыйк әйдәле
Гөр килсен,сөенсен бар дөнья
Бүген бит ӘНИЛӘР бәйрәме!!!
Колмакчы авылы мәдәният йорты,мәктәп,китапханә һәм авыл советы белән бергәләп әзерләнгән,әниләр бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Кичәгә тагында ямь өстәп,китапханәдә эшләп килуче "Аралашу" клубы үзләренең "Кайнатма бәйрәме"дигән программалары белән чыгыш ясадылар.Безнең белән очрашуга һәм бәйрәм белән котларга Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры,"Сөенеч" театры җитәкчесе Исмагилова Вәсилә Исмагиловна һәм БТК әгъзасы,"Ильһам" эстрада артисты,НТР каналын алып баручы Асадуллин Рөстам Радикович һәм "Тамаша" ансамбле солистлары килделәр.Кичәбез куңелле чәй табыны артында дәвам итте.