Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Халкыбыз бәйрәме - "Сөмбелә"

Алтын көз аенда уза торган халкыбыз бәйрәме- "Сөмбелә"
Әй,Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә –
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә.
Сөмбелә бәйрәменә кунакка үзебез үстергән яшелчәләр,җиләк- җимешләр булып килдек.Бик күп язучыларыбызнын көз турында язган шигырьләрен укыгач,яшелчәләр узләре турында матур иттереп сөйләп бирделәр,һәм узләреннән ясала торган аш-су,салатлар рецепты белән бүлештеләр."Бездә уңыш бәйрәме" дигән выставка кичәбезне тагында ямьләндерде.