Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Ишегалды бәйрәме

Республика һәм шәһәр көненә багышлап, Сөембикә урамы 63 йорт ишегалдында, микрорайон депутаты Гафиятов И.З. һәм  СТОС председателе Набиуллина Н.Г. ярдәме белән ишегалды бәйрәме оештырылды. Бәйрәм шулай ук "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында узды. Азкеремле гаиләдәге балаларга депутаттан бүләкләр тапшырылды.Туполев исемендәге КГТУ студентлары көче белән концерт оештырылды. Китапханә эшчеләре  буккроссинг формасында оештырылган китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.Һәркем үзенә охшаган журналлар, китаплар сайлап ала алды.Шәһәребез  тарихына багышланган викторина үткәрелде.Өлкәннәр һәм балалар төрле интеллектуаль һәм әдәби конкурсларда актив катнашып, төрле бүләкләр алдылар.