Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Киң күңелле язучы

Язучы Факил Сафин 1954 елда ТРның Мөслим районы Әмәкәй авылда туган. Ул кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Ул барлык яшьтәшләре кебек үк җәйге - көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче һәм башка хезмәтләр башкара. Әммә югары белем алу теләге көчлерәк булып чыга. Казан дәүләт университетының тарих - филология факултетын тәмамлый һәм гомерен мәгариф, мәгърифәтчелек эшенә багышлый. Китапханәдә "Киң күңелле язучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде, китапларына күзәтү ясалды.