Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Матур калфак

Калфак ул - татар халык костюмының аерылгысыз өлеше, татар хатын-кызларының матурлыгы һәм рухи чисталыгы символы. 99 нчы балалар бакчасындагы нәниләр калфакларның барлыкка килү тарихы, калфакны ничек һәм кайда кияргә кирәклеге белән таныштылар. Калфакта урнашкан бизәкләр күз тиюдән саклый дигән халык билгесе барлыгын белделәр. Аннары балалар иҗади өлешкә күчтеләр, кабатланмас калфакны буярга керештеләр.