Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Әкиятче Алиш

99 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, татар язучысы Абдулла Алишның тууына 114 ел тулуга багышланган әдәби минут узды. Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Сертотмас үрдәк», «Куян кызы» әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Абдулла Алиш әкиятләре матур хезмәт сөючәнлек һәм игелек хисләре тәрбияләргә булыша, үз илләрен яратырга, кыю, гадел булырга өйрәтә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тәрбияли. Балалар әкиятләрне тыңлаганнан соң фикер алышуда актив катнаштылар. Чара «Алишның әкиятләре» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.