Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Кирәкми безгә сугыш!

Җиңү көне алдыннан 99 нчы балалар бакчасында Хәтер минуты узды. Бу бәйрәмне без илнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтәбез, һәм Ватаныбыз намусын яклаган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак.

Балаларга халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар, олылар белән беррәттән күптән көтелгән Җиңүне яулаган балалар, Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары турында сөйләянде.

Балалар безнең солдатларның сугышта ничек булганын күз алдына җүри генә китерергә тырыштылар. Бу эштә аларга уеннар һәм конкурслар ярдәм иттеләр. Балаларга «Мина басуы»н үтәргә, «Яраланган кешене бәйләргә», «Хәрби фуражка» ны киеп карарга һәм «Хәрби табышмаклар» ны чиштеләр. Анда алар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтеп, күп яңалыклар белделәр!