Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Балаларга сугыш турында укыйбыз

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле XIV Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады.
99 нчы номерлы балалар бакчасындагы нәниләре өчен Ю. Збанацкийның «Щедрый ёжик» дигән хикәясе укылды.
Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.