Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Урам балалары

Айгиз Баймөхәммәтовның "Урам балалары" китабын рекламалау максатыннан китапханәдә буктрейлер әзерләнде.

Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар -аның төзүче буласы килә. Аның зур йортлар салып, үзенең дә шуларның берсендә яшисе килә. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр. Аның яратасы, яратыласы, әнисеннән бер ягымлы сүз ишетәсе, кочагында җылынасы килә. Әмма аңа ул җылыны подваллардан эзләргә туры килә, ишеткәннәре дә күңелне җәрәхәтли торган сүзләр генә... Күпме дәвам итәр болай?

Видеоны сылтама буенча карап була: https://vk.com/wall-161996093_1993