Хуш киләсең, Нәүрүз!
Элек Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле яңа ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.
Бәйрәм үткәрү алдыннан балаларга бәйрәм турында мәгълүмат бирелде.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Максатыбыз - бәйрәм аша балаларда халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү. Менә шулай күңелле итеп үзды Нәүрүз бәйрәме!