Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Ханбикә - Сөембикә

«Сөембикә сандыгы» дип исемләнгән яңа проект кысаларында, шәһәребезнең 99нчы балалар бакчасына йөрүче  нәниләр өчен бик тә кызыклы чара узды. Анда малайлар һәм кызлар татарның иң билгеле ханбикә - Сөембикә белән якыннан таныштылар.

Тарихка ул Казан ханлыгы белән идарә иткән хатын-кыз буларак кереп калган. Дәүләт башлыгы буларак, Сөембикә үзен акыллы, зирәк, гадел хаким итеп күрсәткән һәм тиз арада халык мәхәббәтен, ихтирамын яулаган.
Чибәр, мәрһәмәтле ханбикәнең даны, Казан ханлыгы чикләрен үтеп, ерак-еракларга таралган. Нәкъ менә шушы күркәм сыйфатлары өчен аны «халык патшабикәсе»дип йөрткәннәр дә инде.
Балалар йөрәгенә дә бик тиз тапты ул ачкычны. Сабыйлар аның белән бергә ханнар яшәгән заманнарга сәяхәт кылды. Ханбикәнең тылсымлы сандыгында яшеренгән биремнәрне дә менә дигән итеп үтәделәр. Әнә шулай уен формасында татар халкы, туган як тарихы белән таныштылар.

--