Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Автордан бүләк

Җиңү көне алдыннан китапханәбездә хезмәт һәм сугыш ветераны Гомәр Сафин белән очрашу узды. Гомәр  абый безгә буш кул белән килмәгән: китапханәбезгә бүләккә «Авылдаш чордашларым» китабын алып килгән.

Бу басмада авторның авылдашлары - сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә кичергән буын вәкилләре турында язмалары, аларның истәлекләре урын алган. Әлеге хатирәләр бер укучыны да битараф калдырмас, бигрәк тә яшьләр яратып укыр дигән өметтә калабыз. Чөнки мондый китаплар туган илгә мәхәббәт тәрбияли, горурлык, хөрмәт хисләрен уята.
Гомәр абыйга шушы китабы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Якыннарын сөендереп, озак яшәсен. Ә укучыларыбызны яңа китап белән танышырга китапханәбездә көтеп калабыз!

--