Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Китабым кочагында

21 гыйнвар – бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара кочаклашу  көне.

Кышкы суыклардан җылыныр өчен балаларны «Китап белән кочаклашу» акциясе коткара ала!

Балалар яраткан китапларын, бер-берсен , китапханәче апаларын кочаклап җылынып кына калмадылар, ә әдәби әсәрләрдә кочаклашырга яраткан геройлар белән дә таныштылар.

Шундый гадәти булмаган бәйрәмне үткәрергә теләсәгез - ул чакта, кемне дә булса ныгытып кочаклагыз!