Кадерле әниемә
Җирдә иң матур сүз - ӘНИ. Бу кешенең әйткән иң беренче сүзе һәм ул барлык телләрдә дә бер үк дулкынландыргыч һәм назлы итеп яңгырый.
Әниләр бәйрәме уңаеннан 99 нчы номерлы балалар бакчасында оста шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды . Бу шигырьләр барысы да әниләргә һәм балачак дөньясына багышланган иде.