Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Сәламәтлек көне

Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көнендә,  барлык планета балалары сәламәт, нык, кыю, җитез һәм көчле булып үссен өчен, бөтен җирдә спорт ярышлары һәм бәйрәмнәр уза!

Нәни балалар “Витаминка” табибы белән “Сәламәтлек утравына” сәяхәт иттеләр. A, B, C, D витаминнары белән таныштылар, алар кеше организмына ничек тәэсир иткәнен белделәр.

Балалар сәламәтлек өчен зарядка ясау,
чисталыкны саклау, дөрес итеп туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнүнең бик мөһим икәнлегенә төшенделәр.