Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Муса Җәлил – балаларның дусты

Батырлык сәгате Муса Җәлилнең 115 - еллыгына багышлап, мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен үткәрелде.

         Муса Җәлил кечкенә балалар өчен бик күп шигырьләр язып калдырган. Алар бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Шушы шигырьләре аша без балаларны шагыйрьнең балачагына сәяхәткә чакырдык. Мусаның әти – әнисе турында сөйләдек.Бик кызыксынып, балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен, җырларын да тыңладылар. Мусаның балачагында уйнаган уеннарын яратып уйнадылар. Бу төркемдә тәрбияләнгән баланың татар телендә “Кызыл ромашка” исемле  шигырен сәнгатле итеп театраллаштырып укуы кичәбезнең бизәге булды.