Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Кызыл китап ни сөйли?

Чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, Татарстанның Кызыл китабына нинди үсемлекләр һәм хайваннар кертелүе турында сөйләү, балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү иде.

Табигать - матур, бөек  һәм төрле. Ул кешеләргә табигый байлыкларны юмарт итеп бүләк итә, әмма аның үзе дә ярдәмгә мохтаҗ булуын бөтен кеше дә сизми һәм аңламый. Табигатьнең Кызыл китабы - ул үсемлекләр һәм хайваннарның гына түгел, кешенең дә исән калуына өмет.

Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт итеп, аның барышында Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, аны булдыру кирәклеге турында сөйләнде. Кызыл китапта нинди хайваннар, үсемлекләр, кошлар булуын белделәр. Алар янына кунакка ярканат белән гөберле бака да кунакка килделәр. Ярканат белән гөберле бака балалар белән бергәләп уеннарда актив катнаштылар, табигать турында табышмаклар чиштеләр.

Чарадан соң балалар Татарстанның Кызыл китапларын карау мөмкинлегенә ия булдылар.