Городская детская библиотека - филиал № 38

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне безнең китапханәбездә бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Бу көнне бездә кунакта 49 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Күренекле педагог К.Д.Ушинский, А.Н.Толстой һәм башкаларның әсәрләренә таянып бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Кунакларыбыз искиткеч әкият дөньясына эләктеләр, викторинада бик теләп катнаштылар. Барыбыз бергә гаиләнең кирәклеге, мөһимлеге турында булган мультфильм карадык.

Махсус бу бәйрәм өчен китапханәбезнең уку залында “Ал җилкәннәр” яшүсмерләр клубына йөрүчеләр ярдәмендә “Могҗиза тудыручылар” дип аталган кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Клуб җитәкчесе үзләренең клуб эшчәнлеге турында сөйләде. “Кышкы әкият” региональ конкурста декоратив-приклодной сәнгате буенча җиңүченең эшләре белән таныштык. “Ал җилкәннәр” клубында тәрбияләнүчеләрнең осталыклары барыбызны да таң калдырды.

Бәйрәм ахырында истәлекле флагчыклар һәм гаилә турында мәкальләр язылган конфетлар өләштек. Бәйрәм барыбызга да ошады.