Егет көче
Татар халкының бөек каһарман шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 15нче февральдә 118 ел була.
Шул уңайдан, СОШ 21нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары белән яраткан шагыйребез турында күбрәк белү максатыннан «Егет көче» дип исемләнгән тамчы-шоу интеллектуаль уены уздырдык.
Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы белән таныштылар.
Командаларга бүленеп 5 турдан торган уенда үз белемнәрен сынадылар.
«Моабит дәфтәре»нә кергән шигырьләре белән таныштылар.
Шагыйрь үткән олы көрәш юлы шулай буыннан-буынга тапшырылып мәңге күңелләрдә яшәргә тиеш.