Городская детская библиотека - филиал № 38

Мин һәм кыш

Кыш – могҗизалар, шатлыклар китерә торган ел фасылы. Тәрәзәләрдәге бизәкләр дә, тимераякта шуу да һәм, әлбәттә, кышкы табигать күренешләре: чиксез ак киңлекләр, кар белән капланган агачлар, кар көртләре – барысы да шатланырга сәбәп була ала.
Һәм шушы матурлыкны, шатлыклы вакыйгаларны хәтердә калдыру өчен менә дигән мөмкинлек — ул фотога төшү!

"Ракурс" фотостудиясе эше кысаларында «Мин һәм кыш» фотосессия дәресе узды. Очрашуда катнашучылар кышкы фото өчен ничек дөрес кадр композициясен төзергә кирәклеге турында белделәр.
Профессионал фотограф эшләре мисалында кышкы фотокадрлардан торган төрле идеяларны карадык.
Соңыннан балалар өчен кечкенә генә фотосессия уздырылды.