Городская детская библиотека - филиал № 38

Капитан Грант балалары

Быел Жюль Вернның «Капитан Грант балалары» романының беренче басмасы басылуга 155 ел тула. Шул уңайдан, 5нче мәктәп укучылары Пушкин картасы проекты кысаларында узган Ж.Верн романы буенча эшләнгән квест-уенда катнаштылар.
Роман геройлары белән бергә серле хатны укыдылар, сәяхәт өчен кирәкле күләмдә җиһазлар җыйдылар, Көньяк Америка материкларында булдылар һәм андагы табигатьнең нинди могҗизалары яшерелгәнен ачыкладылар, Австралия тирәсендәге диңгез сәяхәтен тасвирлауда хаталар таптылар. Яңа Зеландия халыкларының күп төрле бизәкләре арасыннан хайваннарның яшерен сурәтләрен таптылар.
Уен ахырында, шифр кулланып, капитан Грант табылган утрау исемен ачыкладылар.
Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Укучылар биремнәрне үтәп һәм табышмаклар чишеп, француз язучысы иҗаты белән таныштылар.