Городская детская библиотека - филиал № 38

Искиткеч китап

Балалар язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, җырлар авторы, журналист, күп кырлы шәхес Борис Вайнерның 25 гыйнварда 75 яшьлек юбилее. Шул уңайдан, 5нче мәктәпнең 4б сыйныф укучылары белән "Искиткеч китап" дип исемләнгән әдәби табышмак уздырылды.

Балалар язучының тормыш юлы белән таныштылар. Аның юморга бай шигырьләрен укып, шигъри табышмакларына җавап бирделәр. Чарада шәхесне төрле яклап ачарга тырыштык: авторның үзе башкаруында җыр тыңладык, шигыре буенча эшләнгән мультфильм карадык.

Борис Вайнер Сахалин өлкәсе Курил районы Буревестник бистәсендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Кечкенәдән Татарстанда: башта Матвеевка авылында, соңрак Бөгелмә шәһәрендә, аннары 1960 елдан Казанда яши. 131 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында укып, «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге ала.
1983 елда «Литературная Россия» газетасы үткәргән балалар язучыларының Бөтенроссия бәйгесендә Б.Вайнер җиңүчеләрнең берсе була. Аның балалар өчен «Что за день сегодня!» (1982), «Мы с Барбосом» (1987), «Ни капельки не страшно» (2001) җыентыклары Татарстан китап нәшриятында басылып чыга.
Ш.Галиевнең «Куян зарядка ясый» китабының төп тәрҗемәчеләренең берсе дә – Б.Вайнер. Ул инглиз теленнән дә тәрҗемә итә.
Б.Вайнер – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.