Городская детская библиотека - филиал № 38

Һәр шигырь – үзе бер әкият

Шагыйрь, журналист Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Авторның китаплары тирә-ягыбызда барган кызыклы вакыйгаларга игътибар итәргә, хайваннар тормышындагы гаҗәеп күренешләрне танып белергә өйрәтә. Шигырьләре шаян да, аңлаешлы да язылган. Бүген 21нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары белән Ленар Шәех иҗатына багышланган «Һәр шигырь – үзе бер әкият» исемле әдәби танышу булды. Балалар уеннар аша авторның татар һәм рус телендәге шигырьләре белән танышты. «Ягымлы сүзләр» шигырен укып, һәр бала шигырьгә туры килгән карточкалар белән эшләде. «Безнең урманда», «Безнең ишегалдында» китапларындагы шигырьләр табышмак кебек тәкъдим ителде. Җавабын буягычлардан табарга мөмкин иде һәм һәр бала буягычка ия булды. Быел гына Г. Х. Андерсен премиясенә лаек булган «Галинең песие» китабын бик яратып кабул иттеләр. Шигырьләр белән танышканнан соң балалар үзләре дә шигырь язып карадылар: Л. Шәехнең шигырендә төшеп калган сүзләрне дөрес итеп урнаштырдылар.