Городская детская библиотека - филиал № 38

Шәһәрем, сиңа багышлыйм

Шиңмәс гөлләр булып яшә,
Гүзәл Түбән Камабыз.
Бүген синең туган көнең,
Бәхет теләп калабыз.

Бүген Түбән Каманың туган көне уңаеннан «Шәһәрем, сиңа багышлыйм» дип аталган шигърият сәгате узды. Чара 7 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары катнашында шигъри уеннар, тарихи биремнәр, татар һәм рус телендә язучыларыбызның иҗат җимешләрен уку белән үрелеп барды. Шәһәребез турында моңлы җырлар тыңлап, аның күренешләрен карап, матурлыгына, талантларга бай булуына бергәләп горурлык һәм соклану хисләренә бирелдек.