Городская детская библиотека - филиал № 38

«Россия триколоры»

Россия флагы илебез җиңүләре һәм казанышлары символына әверелде. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра.

Бәйрәм көнендә 38 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Россия триколоры» дип аталган бөтенроссия патриотик акциягә кушылдылар. «Сезам» сәүдә үзәге янында микрорайон халкына китапханәчеләр Россия триколорын символлаштыручы ак-зәңгәр-кызыл тасмалар тараттылар, дәүләт бәйрәменең әһәмияте турында сөйләделәр, ә нәниләрне тәмле бүләк белән сөендерделәр.

Акциянең максаты – илебез символларына ихтирамлы мөнәсәбәт турында искә төшерү, балаларда –Ватаныбызга мәхәббәт һәм Россия гражданины булуы белән горурлык хисе уяту.