Китап яратучылар отряды
Җәйнең иң матур көннәрендә «Китап яратучылар отряды» иҗади сменасына йөрүче балаларга рәхәтләнеп күңел ачу да, белем-күнекмәләрне дә арттыру мөмкинлеге бар.
Бүген әкиятләр иленә сәяхәт кылып, театраль тамаша оештырып, саф һавада уеннарда катнаштылар. Осталык сәгатендә түземлек, фантазия, игътибар, төгәллек, абстракт фикерләүгә өйрәнделәр.