Городская детская библиотека - филиал № 38

Фасылларның асылы

"Телбизәк" клубы кысаларында "Фасылларның асылы" дип аталган туган тел сәгате уздырылды. Безнең як табигате шунысы белән үзенчәлекле: анда ел фасылының дүрт төрен дә күрергә була.
8нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар белән менә шулар турында сөйләштек.
Балалар һәр ел фасылына караган билгеләрне атап, пазлы җыйдылар.
Табышмакка җаваплар табып ел фасылларының исемнәрен атадылар, шигырьләр белән таныштылар.
Һәр елның дүрт фасылы бар,
Һәр фасылның үз төсе,
Һәр фасылның үз яме
Үз хезмәте, үз эше.
Балалар ел фасылларының һәркайсы үз урынында кирәк һәм мөһим икәнлегенә төшенделәр.