“Ак чәчәкләр” бүләк итте
Танылган язучы Г.Әпсәләмовка 105 ел тулу уңаеннан 38 нче балалар китапханәсендә “Ак чәчәкләр” бүләк итте “ дип исемләнгән әдәби танышу үткәрелде. 8 нче сыйныф укучылары әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән танышты.
Г.Әпсәләмовның 60-нчы елларда бик популяр “Ак чәчәкләр” романы буенча әдәби сәяхәт үткәрелде.
Россиядә Кино елы уңаеннан бу роман буенча төшерелгән фильмнан өзекләр, музыкаль клип каралды. Әдипкә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.