Городская детская библиотека - филиал № 38

Туган жирем - дуслык иле, Һәрбер милләт - аның гөле

"Туган жирем - дуслык иле,
Һәрбер милләт - аның гөле"- дигән исем астында узды Халыкара туган тел көненә багышланган чарабыз. Туган тел һәркемгә дә газиз! Кеше үз телен белсә һәм яратса гына, аны башка милләтләр дә хөрмәт итәчәк.
5нче мәктәпнең 4 А сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган уен-викторина барышында мәкальләр төзеделәр, канатлы сүзләрнең мәгънәләренә төшенделәр, логик биремнәр эшләделәр.
Тәрбияле кеше акыллы һәм белемле булырга тиешлекне истә тотып китаплар белән дә таныштылар.