Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мурзилка" журналына сәяхәт

"Мурзилка» - популяр, балалар, әдәби-сәнгать журналы. 1924 елның маеннан чыгарыла. 6 -12 яшькә кадәрге балаларга адреслана. Яраткан  журналга - 95 яшь. Әлеге искиткеч журнал белән танышу өчен, безнең китапханәдә 14 нче лицейның 2 нче " в" сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны презентация аша   "Мурзилка" журналының тарихы белән таныштырдык. Балалар бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр һәм  журнал турында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук укучылар "Кузя"  белән берлектә, китапханәнең китап саклау урыны белән таныштылар.