Городская детская библиотека - филиал № 37

"Йомгак ясап"

Заманча китапханәләр үсә, аның асылы –  кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү, әдәбиятны пропагандалау, китаплар аша балаларны күпкырлы тәрбияләү. Безнең балалар китапханәсе укучылар белән бәйле төрле шәһәр учреждениеләре  белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Май аенда яшьүсмерләр клублары җитәкчеләре, мәктәп укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре методистлары белән уртак эш алып барган өчен рәхмәт йөзеннән бәйрәм чарасы үткәрдек. Быел «йомгак ясап» бәйрәмендә без Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы коллективына, ТР Милли музеена, Түбән Кама медицина көллиятенә, "Балалар һәм яшьүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясенә", зур рәхмәтләребезне "Рәхмәт хаты" аша белдердек.