Городская детская библиотека - филиал № 37

«Тукай һәм театр»

Тукайны яздан һич аерып булмый. Бар дөнья тантана итә. Бүген 47 нче балалар бакчасында «Тукай һәм театр» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Тукайны балалар  һәрьяклап шәрехләделәр. Ул җырчы һәм шагыйрь, юморист һәм әкиятче.

Тукай иҗатында балаларга багышланган әсәрләр зур урын алып тора. Чара сәхнәләштерелгән шигырь һәм әкиятләр белән үрелеп барды. «Ил йолдызы -Тукай» дип исемләнгән китап күргәзмәсен кунак булып килгән Акбай дус белән берлектә балаларга тәкъдим иттек. Һәр герой үз китабын тиз генә эзләп тапты. Викторина сорауларына төгәл җавапны да китап аша таптылар.

Тукай үзенең шигырьләре аша безне һөнәрле булырга, белем алырга өнди, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра.