Городская детская библиотека - филиал № 37

"Шифаханәгә - китап" акциясе кысаларында танып - белү сәгате "Китаплардан туа игелек"

17-нче сентябрьдә сәгать 11дә 2 нче номерлы балалар шифаханәсендә "Шифаханәгә - китап"  акциясе кысаларында "Китаплардан туа игелек" дип исемләнгән танып - белү сәгате узды. Балаларны "Яңа китаплар патшалыгында" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Чарага әкият персонажлары Шарик белән игелекле Фея дә килделәр. Кызыклы китаплардан өзекләр укып,  уңай һәм тискәре геройларның эшләнгән эшләрен бәяләделәр. Чара логик уеннар белән аралаштырып барылды. Балалар үзләренә ошаган геройларның рәсемнәрен ясадылар. Соңыннан сабыйларны матур сабынлы куыклар очыртып сөендердек.