Городская детская библиотека - филиал № 37

"Һәрвакыт безгә кошлар сайрасын"

12нче апрель көнне Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында безнең китапханә 8 нче балалар бакчасы нәниләре өчен "Һәрвакыт безгә кошлар сайрасын" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга кошлар тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, шулай ук шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында балалар мавыктыргыч уеннар-викториналар уйнадылар һәм канатлы дуслар турында җырлар җырладылар.