Городская детская библиотека - филиал № 37

"Галәм киңлегенә..."

"Космонавт Гагарин кыска вакыт эчендә безнең буын герое булды. Менә бу көн! Менә бу вакыт!"...Газеталар 1961 елның 12 апрелендә язган.

 Бүген китапханәдә «Орбита» яшүсмерләр клубы һәм 14 нче лицей укучылары өчен космонавтика көненә багышланган «Галәм киңлегенә...»дип исемләнгән видео-сәяхәт узды. Балалар космосның чиксез дөньясына чумдылар һәм космонавтларның ничек әзерләнүен белделәр.