Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әкият геройлары күңел ача" (Г. Тукай паркы)

Уку һәм ял паркында искиткеч күңелле "Китап бәйрәме" булды.  Түбән Каманың барлык балалар китапханәләре шундый зур чарада катнашты. Безнең әдәби геройлар:  яраткан убырлы карчык, хат ташучы Печкин, китапханә иясе Нафаня, китапханәчеләр белән берлектә үз "пятачокларында" күңелле ял сәгате оештырдылар. Балаларны ике командага бүлделәр, аларның исемнәре табышмаклар буенча төзелгән иде.

 Укучылар төрле  эстафеталарда  катнаштылар. Нафаня,  Печкин  һәм убырлы карчык белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Соңыннан Печкин катнашучыларга журналлар бүләк итте.